Кичкальнинская сельская библиотека - филиал № 20
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: gulkey98@yandex.ru
  • Адрес: 423038 РТ, Нурлатский р-н, д.Кичкальня, ул.Школьная, д.8

22 нче февраль көнне Кычытканлы авылы китапханәсе «Һәр шигырем уйларымның чыны» исемле чара үткәрде. Ул талантлы язучы һәм рәссам, халыкара “Филантроп” премиясе лауреаты, Татар язучылар берлегенең Шәйхи Маннур һәм Гаяз Исхакый бүләкләре иясе көчле рухлы якташыбыз Гакыйль Сәгыйровның тууына 80 ел тулуга багышланган иде.

  Бу чарада Гакыйль Сәгыйровның  иҗатын яратучы укучылар чакырылган иде. Алар  Гакыйль Сәгыйровның тормыш юлы, иҗаты һәм рәсемнәре турында бик күп яңа мәгълүматлар алдылар. Шагыйрьның шигырьләрен укыдылар. «Һәр шигырем уйларымның чыны» – дип аталган күргәзмәгә күзәтү ясалды.

  Тик могҗизалы каләмгә ия булган көчле рухлы Г.Сәгыйровның ихтыяр көче, аның тормыш юлы аны белгән кешеләргә, шигырьләрен укучыларга , кешелеккә изгелек,түземлек үрнәге булып тора һәм бүген дә һәрберебезгә яшәргә көч бирә, сынган күңелләргә канат куя.