Кичкальнинская сельская библиотека - филиал № 20
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: gulkey98@yandex.ru
  • Адрес: 423038 РТ, Нурлатский р-н, д.Кичкальня, ул.Школьная, д.8

7 нче декабрьдә инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Кычытканлы авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Сезнең тормыш үзе батырлык» - дигән әдәби - музыкаль кичә үткәрде.Кичәгә тумыштан гарип булган инвалидлар чакырылган иде. Алар өчен “Яраланган язмышлар “ дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләп куелган иде, алар бик теләп андагы китаплар белән таныштылар.

Гарип кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп,аңлап җиткермидә кебек. Тик ишетергә, аңларга тырышырга кирәк, бик кирәк. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде. Янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына – терәк, сырхауларына шифа, кайгы -хәсрәтләрендә  юаныч булыйк.