«Гаилә – бәхет ачкычы»
15 май - Халыкара гаилә көне! Бу безнең һәрберебез өчен иң якын бәйрәмнәрнең берсе. Гаилә - теләсә кайсы заманча җәмгыятьнең төп байлыгы. Гаилә - ул сине яклаучы һәм саклаучы.
Шушы бәйрәм уңаеннан Кычытканлы авылы китапханәсе “Гаилә – бәхет ачкычы” дип аталган акция үткәрде. Авыл халкына гаилә көненә карата әзерләнгән буклет таратылды.