«Сак булыйк – наркомания»
Кешелек дөньясы каршында хәзерге көннең иң куркыныч афәте – наркомания һәм аңа каршы көрәш проблемасы тора. Шул уңайдан 18 октябрь көнне Кычытканлы авылы китапханәсе «Сак булыйк – наркомания» дип аталган китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә наркоманияне кисәтүгә караган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар, журналлар һәм буклетлар урын алды. Китап күргәзмәсе китап укучыларда зур кызыксыну уятты.