“Җылылык көтә җирдә һәр йөрәк”
3 нче декабрьдә барыбыз өчен дә әһәмиятле көн – язмыш сынауларына бирешмичә,тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләребез өчен – Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.
Шул уңайдан Кычытканлы авылы китапханәсе авылыбыздагы һәр мөмкинлекләре чикле кешеләрнең өйләренә барып хәлләрен белешеп, күчтәнәчләр һәм вакытлы матбугат, китаплар тапшырып кайтты.