"Татарстан-күпмилләтле республика"
30 август - Республика көне уңаеннан Кычытканлы авылы китапханәсе китап укучылар белән "Татарстан-күпмилләтле республика" дип аталган информация сәгате үткәрде. Бу чара барышында укучылар Татарстан республикасының тарихы, дәүләт символлары белән таныштылар. Шул чара өчен әзерләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.