Кичкальнинская сельская библиотека - филиал № 20
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: gulkey98@yandex.ru
  • Адрес: 423038 РТ, Нурлатский р-н, д.Кичкальня, ул.Школьная, д.8

«Шагыйрь рухы безнең күңелләрдә»

25 апрель көнне Кычытканлы авылы  китапхасендә Туган телләр һәм халыклар  бердәмлеге елы кысаларында татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Шагыйрь рухы безнең күңелләрдә» дип исемләнгән әдәби сәгать үтте.  Бу чара барышында китап укучылар  шагыйрьнең тормыш юлы турында бай мәгълумат алдылар. Ватан, Туган тел, гади халык тормышына кагылышлы шигырьләр укыдылар, әкият – поэмалар белән таныштылар. Очрашу барышында укучылар шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре буенча викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр, «Бала белән күбәләк», «Гали белән кәҗә», «Фатыйма белән сандугач» шигырьләрен сәхнәләштерделәр.
Шулай ук китап укучылар өчен «Тукай – милләтебез кояшы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде. Күргәзмәгә куелган китаплар аша укучылар Г.Тукайның иҗаты белән якыннан таныштылар. Бу чараэчтәлекле һәм  күңелле үтте.