"Хуш киләсез, кошкайлар!"
1 апрель Халыкара кошлар көне буларак билгеләп үтелә.Шул уңайдан Кычытканлы авылы китапханәсе китап укучылар белән "Хуш киләсез, кошкайлар!"дип аталган информация сәгате үткәрде. Бу чара барышында китап укучылар презентация ярдәмендә кошлар турында бик күп кенә мәгълүмат алдылар. Кошлар көненә карата рәсемнәр ясадылар. Информация сәгате бик күңелле үтте.