“Герой пионерлар”
8 нче февральдә яшь антифашистларны искә алу көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кычытканлы авылы китапханәсендә китап укучылар белән “Герой пионерлар” дип аталган әңгәмә үткәрелде. Укучылар Ватан сугышы елларында башкарылган батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган малайлар һәм кызлар турында мәгълүмат алдылар.Әзерләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.Чара бик файдалы үтте.