Туган ягым Татарстан”
Быел Татарстаныбыз ТАССРның 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан Кычытканлы авылы китапханәсе китап укучылар белән “Туган ягым Татарстан” дип аталган информация сәгате үткәрде. Укучылар презентация ярдәмендә Татарстаныбызның тарихы, горыф – гадәтләре, милли ризыклары,киемнәре белән таныштылар. Шулай ук бу чарага әзерләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Укучылар үзләре өчен бик күп мәгълүмат алдылар.