“Туган телен кадерләгән халык, үзе дә кадерле булыр”
“Туган телен кадерләгән халык, үзе дә кадерле булыр” – ди халык мәкале. Кычытканлы авылы китапханәсе 21февраль – туган тел көне уңаеннан китап укучылар белән “Туган телнең асыл байлыклары” дигән викторина үткәрде. Китапханәдә “И газиз туган телем ” – дип аталган китап күргәзмәсе куелды. Китап укучылар туган тел көне бәйрәменең тарихы белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Бу чара бик күңелле үтте.