Кичкальнинская сельская библиотека - филиал № 20
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: gulkey98@yandex.ru
  • Адрес: 423038 РТ, Нурлатский р-н, д.Кичкальня, ул.Школьная, д.8

«Интернет - дусмы, дошманмы?»

Бүген Интернет тормышыбызга шул кадәр нык итеп килеп керде, хәтта аннан башка тормышны күз алдына китерү дә авыр. Әлбәттә, интернет күп кенә эшләрне җиңеләйтте. Әмма уңай якларыннан тыш, күп кенә тискәре яклары да килеп чыкты. Интернет кешеләрне үзенә “йота” башлады, шул сәбәпле, бигрәк тә яшьүсмерләрдә психик тайпылышлар барлыкка килүен күрәбез. 

Куркынычсыз Интернет атналыгы кысаларында Кычытканлы авылы китапханәсе китап укучылар белән «Интернет - дусмы, дошманмы?» дигән танып-белү сәгате үткәрде. Чара бик файдалы үтте.