“Батырлар даны – мәңгелек “
Россиядә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Кычытканлы авылы китапханәсе “Батырлар даны – мәңгелек “ дип аталган әдәби чара үткәрде.Бу чарада “Современник” клубына йөрүче китап укучылар катнашты. Алар презентация ярдәмендә фронтавик язучылар белән таныштылар,аларның әсәрләрен кычкырып укыдылар. Әдәби кичә бик күңелле һәм файдалы үтте.