“Мин республикам белән горурланам”
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан17нче гыйнвар көнне Кычытканлы авылы китапханәсе китап укучылар арасында “Мин республикам белән горурланам” дип аталган рәсем конкурсы үткәрде. Баштан укучыларга шул темага карата әзерләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде, аннан соң ТАССР ның төзелү тарихы белән таныштылар. Бик матур рәсемнәр ясадылар. Соңыннан укучыларның рәсемнәреннән стенд ясалды.