“Ленинград кайтавазы”
27 гыйнвар Ленинград блокадасы өзелү көне булып билгеләп үтелә. Шул уңайдан 24 гыйнвар көнне Кычытканлы авылы китапханәсендә китап укучылар белән “Ленинград кайтавазы”дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрде. Бу чарада укучылар 900 көн дәвам иткән Ленинград блокадасы тарихы белән таныштылар. Блокадада калучылар арасында балалар бик күп булган, шулар арасында 11 яшьлек Таня Савичева да була. Укучылар Таняның көндәлеге белән таныштылар, ул анда үзенең туганнарының үлгән көннәрен язып бара. Шулай ук “Ленинград кайтавазы” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү дә ясалды. Бу чара бик файдалы һәм кызыклы үтте.