Кичкальнинская сельская библиотека - филиал № 20
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: gulkey98@yandex.ru
  • Адрес: 423038 РТ, Нурлатский р-н, д.Кичкальня, ул.Школьная, д.8

"СПИД – гасыр бәласы"

1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн СПИД авыруының кеше сәламәтлеге өчен ни дәрәҗәдә зыянлы булуы хакында искәртә.

  Бу датага багышлап Кычытканлы  авылы китапханәсендә дә  яшүсмерләр белән "СПИД – гасыр бәласы" - исемле тәрбияви әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәгә шулай ук китап күргәзмәседә әзерләнгән иде. Күргәзмәдә массакүләм халыкны борчыган сорауларны эченә алган китаплар, журналлар, брошюралар урын алган иде.

  Әлеге чараның максаты яшүсмерләрне СПИД авыруы очраклары белән таныштыру, сәламәт яшәү рәвешенә өндәү, яшүсмерләр арасында ВИЧ –инфекция һәм СПИД ка карата дөрес гражданлык позициясе булдыру, киләчәктә аларны әлеге авырудан  саклап калу иде. Балалар тиешле мәгълүматны тыңладылар, темага кагылышлы видеороликлар карап, кызыксындырган сорауларын бирделәр. Ахырда исә, һәр балага да “Кызыл тасма” – СПИД проблемасының символы таратылды.