Кичкальнинская сельская библиотека - филиал № 20
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: gulkey98@yandex.ru
  • Адрес: 423038 РТ, Нурлатский р-н, д.Кичкальня, ул.Школьная, д.8

“Исемең билгесез, батырлыгың – үлемсез”

Билгесез солдат көне – ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү генә түгел, ул сугышларда яки хәрби конфликтларда һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны барысын да берләштерү көне дә. Ул Ватанны саклаган һәм фронтларда һәлак булган һәр солдатны хәтерләү һәм мәрхәмәтлелек күрсәтү көне дә. Шул уңайдан  8  нче декабрь көнне Кычытканлы авылы китапханәсе “Современник” клубына йөрүче китап укучылар белән “Исемең билгесез, батырлыгың – үлемсез”  дип аталган чара үткәрде. Бу чарага карата “Исемең билгесез, батырлыгың – үлемсез”  дигән китап күргәзмәседә әзерләнгән иде. Китап укучылар бу истәлекле дата белән якыннанрак таныштылар, китап күргәзмәсенә куелган китапларга күзәтү дә ясалды.