Кичкальнинская сельская библиотека - филиал № 20
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: gulkey98@yandex.ru
  • Адрес: 423038 РТ, Нурлатский р-н, д.Кичкальня, ул.Школьная, д.8

“Бер яшьлектә, бер картлыкта”

1 октябрь – Өлкәннәр көне. Картлык ул – кеше гомеренең алтын чоры, шуңа бәйрәм дә нәкъ менә шундый ел фасылында билгеләнә. Шул уңайдан, 4 октябрь көнне  Кычытканлы авылы китапханәсе,  мәдәният йорты хезмәткәрләре  белән берлектә  “Бер яшьлектә, бер картлыкта” дип исемләнгән бәйрәм чарасы  оештырды. Өлкәннәребезгә матур  җырлар, шигырьләр бүләк ителде, бәйрәм чәй табыны артында үрелеп барды. Өлкәннәр көненә багышлап “Узган гомер бер мизгел” дип аталган китап күргәзмәсе дә оештырылды. Китап укучылар бик теләп күргәзмәгә куелган китаплар белән таныштылар. Яраткан китапларын яздырып алдылар.Өлкәннәр көненә карата оештырылган чара бик күңелле үтте.