Кичкальнинская сельская библиотека - филиал № 20
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: gulkey98@yandex.ru
  • Адрес: 423038 РТ, Нурлатский р-н, д.Кичкальня, ул.Школьная, д.8

“Без терроризмга каршы!”

   3 сентябрь көнне Кычытканлы авылы китапханәсе Китап укучылар белән “Без терроризмга каршы!” дип аталган мәгълүмати – танып белү сәгате үткәрде. Чараның максаты: террорчылык асылын, аның төрләрен һәм максатларын аңлату.

    Китап укучыларга терроризм һәм экстремизм, яшьләр группировкалары турында, теләсә кайсы очракта кешелеклелек һәм үзара ярдәм турында онытмаска кирәклеге турында сөйләнелде.

   Террордан куркырга ярамый, чөнки курку астында тормыш бик авыр була һәм нәкъ менә моңа террорчылар ирешергә омтыла,шуңа күрә теләсә кайсы очракта да уяу һәм сак булырга кирәк.

    Бу чарага шулай ук китап күргәзмәседә әзерләнгән иде.Укучылар бик теләп китап күргәзмәсе белән таныштылар.