“Ялкынлы еллар авазы”
Сугыш тәмамланып бик күп еллар үтсә дә, ул мәңге безнең хәтердә. Сугыш тәмамлануның 75 еллыгы уңаеннан 18 сентябрьдә Кычытканлы авылы китапханәсе “Ялкынлы еллар авазы” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Бу чарада “Современник” клубына йөрүче китап укучылар катнашты. Алар сугыш вакытын чагылдырган әсәрләр белән таныштылар, кайбер китаплардан өзекләр укыдылар. Шулай ук бу чара өчен әзерләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Әңгәмә бик мавыктыргыч һәм кызыклы үтте.