Кичкальнинская сельская библиотека - филиал № 20
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: gulkey98@yandex.ru
  • Адрес: 423038 РТ, Нурлатский р-н, д.Кичкальня, ул.Школьная, д.8

“Тылсымлы китап дөньясы”

20 сентябрьдә Кычытканлы авылы китапханәсе кече яшьтәге китап укучылар өчен “Тылсымлы китап дөньясы” дип аталган кызыклы чара үткәрде. Бу чарада ”Укучының мәдәни көндәлеге” проектына нигезләнеп укучыларга Мәдәни көндәлек тапшырылды. Шулай ук укучылар Татарстанның истәлекле урыннары белән, татар халкының гореф – гадәтләре белән таныштылар. “Татарстан туган ягым” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Татар халкының милли баш киемнәреннән саналган түбәтәй ясау буенча мастер класста катнаштылар. Чара бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте.