“Минем әти – әниемнең һөнәре”
18 нче июнь көнне Кычытканлы авылы китапханәсе “Кояшкай” мәктәп яны лагерына йөрүче укучылар белән “Минем әти – әниемнең һөнәре” дип аталган рәсем конкурсы үткәрелде. Иң башта укучылар белән нәрсә ул һөнәр? - дигән темага әңгәмә үткәрелде. Укучылар үзләре белгән һөнәрләрне санап чыктылар, киләчәктә кем булырга хыялланулары турында сөйләделәр. Һәм әти – әниләрен нинди һөнәр иясе итеп күрергә теләүләрен рәсемнәрендә ясадылар. Бу чара бик күңелле үтте.