“Россия - минем Ватаным”
12 июнь Россия көне шул уңайдан Кычытканлы авылы китапханәсе китап укучылар белән “Россия - минем Ватаным” дип исемләнгән викторина үткәрде. Барлык сорауларга да укучылар бик теләп җавап бирделәр. Россия көненә карата әзерләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Бу чара Россия гимны белән тәмамланды.