Кичкальнинская сельская библиотека - филиал № 20
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: gulkey98@yandex.ru
  • Адрес: 423038 РТ, Нурлатский р-н, д.Кичкальня, ул.Школьная, д.8

“Их күңелле балачак!”

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Кычытканлы авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә “Их күңелле балачак!” дип исемләнгән чара үткәрде. Бу чара мавыктыргыч уеннар, кызыклы биюләр, матур җырлар белән үрелеп барды. Китапханә бу чарага “Җәй китап белән ямьле” дип аталган китап күргәзмәсе һәм “Летние Приклю Чтения” исемле стенд белән чыккан иде. Бәйрәм барышында балалар бик теләп китап күргәзмәсенә куелган кызыклы китаплар белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Балаларны яклау көненә багышланган чара бик күңелле үтте.