Ерыклинская сельская библиотека - филиал № 16
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: xgs1974@mail.ru
  • Адрес: 423012 РТ, Нурлатский р-н, д.Ерыкла, ул.Школьная 34 "Г"

29 март көнне Зирекле авылы китапханәсендә якташ шагыйрәбез Фәүзия Мөхәммәтова белән “Бер күрешү – бер гомер”дип исемләнгән , очрашу кичәсе үткәрелде.

29 март  көнне Зирекле авылы китапханәсендә якташ шагыйрәбез  Фәүзия Мөхәммәтова беләнБер күрешү – бер гомер”дип исемләнгән , очрашу кичәсе үткәрелде.

Кичәбезне Ф. Мөхәммәтованың сүзләренә язылган, районыбызның  гимны булган “ Нурлатым , әй Нурлат” җыры белән башлап җибәрдек. Җирлекара үзәк китапханә җитәкчесе Роза Харисовна шагыйрәгә үзенең җылы сүзләрен , ихлас теләкләрен җиткерде. Язучының иҗаты белән кызыксынучы өлкән буын-әбиләребез аның өлкәннәргә хас  шигъри юлларын  укып үттеләр.Араларындагы , каләм тирбәтүче апаларыбыз, шагыйрәдән  киңәшләр сорадылар. Язучының шигырьләре яшь укучыларыбызны да битараф калдырмады. Алар шагыйрәнең бик матур шигырьләрен  күңелдән сөйләделәр  һәм үзләрен кызыксындырган  сорауларын  бирделәр. Кичәдә шулай ук Ф.Мөхәммәтова сүзләренә язылган җырлар да яңгырады. Язучының балаларга биргән үгет –нәсихәте, булган җылы мөнәсәбәте, теләкләре китап укучылар күңелендә гомерлеккә  уелып калыр дип уйлыйбыз.