Городская библиотека - филиал № 1

“Тукай әсәрләрен укыйбыз”

 

 

Татар шагыйре Габдулла Тукай туган көне - Татарстанда күркәм традициягә әверелеп, Туган тел көне буларак билгеләп үтелә.Татар шигъриятендә Габдулла Тукай- иң якты йолдыз. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык- безнең горурлыгыбыз.Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. 1нче номерлы шәһәр филиалы китапханәчеләре укучылары өчен “Тукай әсәрләрен укыйбыз” дигән акция үткәрделәр.Әдәби мәйданчыкта шул ук исемдәге китап-иллюстратив күргәзмә дә оештырылды.