Центральная детская библиотека
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317924b/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Мира, д. 62

“Туган җирем –Татарстан”

“Туган җирем –Татарстан”

22 март көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, “Тылсым” мәктәп-бакчада, 3 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары белән “Туган җирем –Татарстан” дигән тематик кичә үткәрделәр. Бу чара Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының (2020 елда) 100 еллыгын каршылау уңаеннан үтте.

Иң беренче, китапханәче укучыларны Татарстан, аның дәүләт символлары, картасы, табигате, халкы, шәһәр-районнары белән таныштырды.

Бергәләп ихтирам, хөрмәт йөзеннән, горурлык хисләре белән басып Татарстан гимнын башкардылар. Соңыннан укучылар “Татарстан” һәм “Ак барс” командаларына бүленеп, интелектуаль уенда катнаштылар. Кызлар, малайлар республикабыз турында булган белемнәрен күрсәттеләр.

Чара бик күңелле үтте, “Мин яратам сине- Татарстан” дигән җыр белән тамамланды.