Центральная детская библиотека
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317924b/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Мира, д. 62

“Зирәкләргә, тапкырларга табышмак”

22 февраль көнне Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, “Безнең буыннар. Халык авыз иҗатын укыйбыз» халыкара акция кысаларында “Зирәкләргә, тапкырларга табышмак” КВН- кичә үткәрделәр.

Чарага икенче санлы Актаныш урта мәктәбенең 3 “В” сыйныф укучылары чакырылган иде (сыйныф җитәкчеләре Камаева Илүзә Сәет кызы)

Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын алып тора. Алар зиһенне баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау – фикерләүне тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. “Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак” дигән әйтем дә әнә шуңа ишарә. КВН бәйгесендә ике команда катнашты, алар бик уңышлы чыгыш ясадылар.Балаларыбыз һәр сорауга тапкыр да, зирәк тә итеп җавап бирделәр. Кичә балаларга бик ошады. Чара электрон презентация белән тулыландырып барылды. Кичә ахырында « Тел – рухи дөнья көзгесе» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.