Центральная детская библиотека
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317924b/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Мира, д. 62

“Уен – күңел бәйрәме”

21 февраль көнне Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, “Тылсым” мәктәп-бакчада 2 нче сыйныф укучылары белән берлектә “Безнең буыннар. Фольклор укыйбыз » халыкара акция кысаларында “Уен – күңел бәйрәме” дигән чара үткәрделәр. Кичке уеннар элек – электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. Бу бәйрәм халыкара туган тел коненә багышланды.

Кичәнең максаты: туган телгә-ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү; туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү, балаларны татар халык уеннары, аларның үзенчәлекләре, кагыйдәләре белән якыннан таныштыру.

Укучылар белән “Без, без, без идек”, “Капкалы”, “Кем җитезерәк?”, “Сыер сатыш”, “Яулык салыш”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Яулык бирәм” һәм башка уеннар уйнадылар.

Чара бик күңелле үтте, иң нык ошаган уеннар “Чума үрдәк, чума каз” һәм “Түбәтәйле” дип билгеләнде. Шундый бәйрәмләр туган телебезне , халкыбызның йолаларын, иҗатын сакларга ярдәм итә.