Центральная детская библиотека
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317924b/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Мира, д. 62

"Гаилә белән китапханәгә!" акциясе кысаларында "Көләч йөзле әбиләр, шаян, шук оныклар илендә

15 август көнне, Актаныш үзәк китапханә хезмәткәрләре мәдәният һәм сәнгать паркында, "Гаилә белән китапханәгә!" акциясе кысаларында "Көләч йөзле әбиләр, шаян, шук оныклар илендә" дигән исем астында күңел ачу программасы уздырды. Программада әкиятләрдән математик чишүләр, татар халык иҗаты буенча ярышлар, талантларны күрсәтү , матур әдәбият өлкәсендә белемнәрне тирәнәйтү буенча һәм башка төр ярышлар булды. Ярышларда "Әби - онык" тан торган 10 команда көч сынашты. Соңыннан "Әбием коймаклары" җыры астында коймак һәм тәбикмәкләр белән чәй эчү оештырылды.