Фольклор иленә сәяхәт
18 июль көнне үзәк балалар китапханәсендә “Фольклор иленә сәяхәт” дигән чара узды. Чарага “Ромашка” балалар бакчасыннан , тәрбияче Ибрагимова Альбина Рәшит кызы җитәкчелегендә, уртанчы төркемдә тәрбияләнүче балалар чакырылган иде. Чараның максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларны фольклор әсәрләре белән таныштыру, рухи һәм әхлак тәрбиясе бирү иде. Чара башында балаларга фольклорның нәрсә икәне аңлатылды. Балалар белән сынамышлар, әйтемнәр,тизәйткечләр, мәкальләр, табышмакларны искә төшердек, китап күргәзмәсенә күзәтү ясадык. Очрашу ахырында балалар сенсор экранда татар телендә мультфильмнар карадылар.