Центральная библиотека

“Алтын каләм ияләре” проекты кысаларында

21 март –Бөтендөнья шигърият көне. Шул уңайдан, үзәк китапханә, 2 нче Актаныш мәктәбенең 7 сыйныф укучылары өчен, “Агыйдел дулкыннары” әдәби – иҗат берләшмәсе әгъзалары белән очрашу уздырды.Очрашуда якташ-шагыйрәләребез тормышлары һәм иҗатлары белән таныштырдылар, үз иҗатларыннан яраткан шигырьләрен укыдылар,  укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. “Үз җирем, үз телем, үз илем” дип аталган бу шигырь бәйрәме һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырды.