Библиотека СХТ - филиал № 24

“Каенкай” балалар бакчасында

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында “Каенкай” балалар бакчасында күренекле шагыйрь, язучы-прозаик, драматург Фәнис Гатаулла улы Яруллинның автобиографиясе, иҗаты белән таныштык. Белгәнебезчә, спорт күнегүләренең берсендә, турниктан егылып төшеп, ул умыртка сөяген имгәтә һәм гомергә йөри алмас хәлдә кала. Сәмига апа Сәубанова да бүгенгесе көндә инвалидлар креслосы ярдәмендә генә хәрәкәт итә. Нинди генә авырлыклар кичерсәләр дә, аларның күңел нурлары сүрелмәгән, иҗат итү теләге сүнмәгән. Алар бала җанлы кешеләр булып калганнар. Балалар өчен бик күп төрле хикәяләр иҗат иткәннәр. Шул хикәяләрне укып, китапларын карап, “Каенкай” балалар бакчасында тәрбия алучы балалар үзләренә ошаган геройларнын рәсемнәрен ясадылар.