Библиотека СХТ - филиал № 24

Китапханәгә сәяхәт.

 

Ниһаять урамда яз исе килә башлады. Кояш нурлары җир йөзенә өстәнрәк, җылырак итеп карый, түбәдән тамчылар тама. 3 март көнне, “Каенкай” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек логопед төркеме балалары (тәрбиячеләре Алсу Салихзянова) беренче тапкыр китапханә ишекләрен ачып керделәр. "Яз кайда кышлый?" дигән сорауга җавапны алар сельхозтехника китапханәсендә таптылар.

Китапханәче, Ләйлә Закиева, балаларга китапханә һәм китапханәче һөнәре турында сөйләде, китапханәдә үзеңне ничек тотарга, китапларны ничек дөрес кулланырга кирәклеге турында аңлатты, китапханәгә кече яшьтәге балалар өчен килүче журналлар белән таныштырды. Китапханә белән танышканнан соң Фәнис Яруллинның кыскача биографиясе белән таныштык, “Яз кайда кышлый ?” әкиятен кычкырып укыдык. Иң соңыннан балаларны яз турында татар халык мәкальләре, табышмаклары, ата-бабалардан калган халык сынамышлары белән таныштырдык.

Әлеге очрашу нәниләр күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды. Алар үзләре ятлаган яз турында шигырьләрен сөйләделәр, яз җырын бергәләп җырладык Килгән балаларның күпчелеге китапханәгә китап укучы булып язылырга теләк белдерде, алар әти-әниләре белән килергә сүз биреп саубуллаштылар.