“Күңелле балачак” җырлы-биюле балалар бәйрәме.
30 май көнне Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Актаныш басмалары скверында балалчак бәйрәме булып узды. Балалар белән 3 командага бүленеп төрле уеннар уйнадык. Бәйрәм азагында һәр бала үзенең сәләтен күрсәтергә ашыкты: җыр, бию, нәфис сүз башкару дисеңме. Бәйрәмнән барча балалар да бүләк алып, канәгать булып кайтып китте.