Казкеевская сельская библиотека - филиал № 14
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317924-14/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 4234740 Актанышский район, д.Зубаирово, ул.Центральная, 12

“Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз”

Кәзкәй авылы китапханәсендә

“Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге

премия лауреатлары китапларын укыйбыз”

Республика акциясе .

Акция үткәрү өчен 2 мәйданчык: балалар бакчасы, китапханәдә оештырылды. Акциягә реклама ясау өчен китапханәдә “Татарстан язучылары- балаларга” китап күргәзмәсе төзеп куелы, күзәтү үткәрелде. Балалар бакчасында “Язучылар белән зоопаркта” исемле балалар иртәсендә Р.Мингалим, Х.Халиков, Р.Корбан, Р Миңнуллинның җәнлекләргә багышланган шигырләрен тыңладык, балалар алар булып уйнап күрсәттеләр. Китапханәдә башлангыч класс укучылары белән “Без белгән малайлар, кызлар” исемле әдәби –уен үткәрелде. Аеруча Г.Гыйльмановның “Песи, кая барасың” уен шигырьләре, табышмаклар, башваткычлары ошады.

Акциядә катнашкан балаларның саны- 12, шуларның 6 сы мәктәпкәчә яшьтәге, 6 кече яшьтәге мәктәп балалары. Акция кысаларында Р.Мингалим “Өч үрдәк”, Х.Халиков “Сакчы күркә”, Р.Корбан шигырләре, Р.Миңнуллин “Мин мактанчык түгел”, Х.Җәләй “Әкиятләр”, Н.Каштанов “”Күчтәнәч” китаплары укылды. Чаралар татар телендә үткәрелде.