Актанышбашская сельская библиотека - филиал № 1
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317924-1/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423740 Актанышский р-н, д.Актанышбашево, ул.Школьная, 3

« Күңелем Тукай белән сөйләшә »

2021 ел – Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, татар милләтенең сөекле улы, шигърият даһие, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Туган телне Тукайдан башка, Тукайны туган телдән башка аерып карау мөмкин түгел. Моннан 135 ел элек, 1886 елның 26 апрелендә дөньяга килеп, 1913 елның 3 апрель иртәсендә бакыйлыкка күчкән Тукай бүген дә арабызда. Аның иҗаты, ул тудырган образлар безнең күңелләрдә, җаныбызда.

Шушы олы датага багышлап, 28 апрель көнне Әҗәкул башлангыч мәктәбендә “Күңелем Тукай белән сөйләшә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичә барышында укучыларны Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдык. Укучылар тарафыннан Тукайның шигырьләре укылды, “Бала белән күбәләк” , “Эш беткәч уйнарга ярый” әсәрләре сәхнәләштереп күрсәтелде. Тукай сүзләренә язылган җырлар белән кичәбез тәмамланды.

 

28 апреля к 135-летию со дня рождения Г. Тукая в начальной школе Азякуль прошел литературно-музыкальный вечер « Күңелем Тукай белән сөйләшә ». Жизнь поэта, к сожалению, была короткой, он сочинил большое количество сказок, поэм, стихов, басен для детей и взрослых. 

Во время вечера мы познакомили учеников с жизнью и творчеством Г.Тукая. Ученики прочитали стихи Тукая, поставили сцены из произведении “Бала белән күбәләк” , “Эш беткәч уйнарга ярый”. Вечер завершился песнями, написанными на слова Тукая.