“Муса Җәлил- татар халкының бөек шагыйре”
Акбаш авылы китапханәчесе мәктәпкәчә балалар төркеме өчен татар халкының горурлыгы, бөек улы, каһарманы, фронтовик шагыйребезгә багышланган “Муса Җәлил- татар халкының бөек шагыйре”дигән әдәби кунакханәсе үткәрде.Слайд-презентация ярдәмендә яшь китап укучылар бөек шагыйрь-геройның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Күргәзмә янында шагыйрьнең балалар өчен язылган китапларына күзәтү-әңгәмә үткәрелде, алар “Батыр куян”, “Парашютсыз курчак”, “Кызыл ромашка” китабы белән таныштылар. Балалар “Күке”, “Әтәч “, “Сәгать” шигырьләрен укыдылар.Кичә азагында шагыйрьнең шигыренә язылган “Бишек җырын” тыңладылар.