Кудашевская сельская библиотека - филиал № 16

«Әкият сөйлим, тыңлагыз!»

Балаларны китап укуга җәлеп итү максатыннан Кодаш авыл китапханәчесе балалар мәйданчыгында «Әкият сөйлим, тыңлагыз!» дип исемләнгән әдәби сәгать оештырды. Үткәрелгән чара Халыкара балалар китабы көненең тарихын сөйләүдән башланды. Яңа китаплар белән таныштырып, әкиятләр укылды. «Әкиятне таны» - викторинасы әдәби сәгатькә тагын да ямь өстәде. Чараны дәвам итеп рәсем конкурсы оештырылды. Балалар үзләренең яратып укыган китапларыннан әкият геройларын кәгазьгә төшерделәр. Форсаттан файдаланып авыл китапханәсе буенча барган «Иң күп китап укучы бала» конкурсына йомгак ясалды. 4 нче сыйныф укучысы Саматов Рөстәм грамота һәм иң кадерле бүләк-китап белән бүләкләнде.