Кудашевская сельская библиотека - филиал № 16

«Марсианин белән очрашу»

Кодаш авыл китапханәсендә Космонавтика көне уңаеннан мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары өчен «Марсианин белән очрашу» дип аталган ярыш-кичә оештырылды. Китапханәче кичәне балаларны  Космонавтика  көненең тарихы белән таныштырудан башлады,  беренче космонавт Ю.А.Гагарин турында мәгълүмат бирде, видеофильм күрсәтте. «Галәм киңлекләре» дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә балаларда зур кызыксыну уятты. Кичәнең икенче өлешендә укучылар Марс планетасыннан килгән Чикамак исемле кунак белән берлектә серле галәмгә сәяхәт кылдылар. Алар,  ике командага бүленеп, конкурс биремнәре үтәделәр. Ярыш ахырында катнашучыларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.