Дарья Смолинаның ямьле дөньясы (6+)
Шәһәр Үзәк китапханәсенең кече картиналар галереясында ТР рәссамнар берлеге әгъзасы Дарья Смолина һәм аның «Ямьле дөнья» («Радужный мир») рәсем студиясе укучыларының күргәзмәсе ачылды.
Дарья Тарасовна студиягә йөрүчеләрнең эшләрен тәкъдим итте, балаларда әйләнә-тирә дөньяны сурәтләүдә нинди фантазияләр тудыруы турында сөйләде.
Укучыларның ата-аналары укытучыга рәхмәт белдерде, аның балаларны дөньяга мәрхәмәт һәм шатлык күзләре белән карарга өйрәтүен ассызыклады. Күргәзмә ачылу тантанасын 2 нче Балалар музыка мәктәбеннән яшь музыкантлар чыгышлары бизәде.
Күргәзмә 25 майга кадәр дәвам итә. Рәхим итегез.