Городская библиотека - филиал № 13

«Ирина Токмакованың шаян шигырьләре» (6+)

Балалар һәм яшүсмерләр атналыгы кысаларында 13 нче санлы китапханәдә «Ирина Токмакованың шаян шигырьләре» исемле шигъри сәгать уздырылды. Ул балалар язучысы, тәрҗемәче И.П.Токмакованың 90 еллыгына багышланды.

Чара барышында балалар язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында күп кенә яңа мәгълүматлар алды, Ирина Петровнаның әсәрләренә рәссамнар ясаган төрле иллюстрацияләрне карады һәм җырларының аудиоязмаларын тыңлады. Әсәрләрнең иллюстрацияләре һәм музыкаль бизәлеш балаларны шагыйрәнең гаҗәеп шигырьләр иленә алып кереп китте.

Шигырьләр белән уен укучыларга аеруча ошады. Чөнки И.Токмакованың күп шигырьләре үзенчәлекле бер сыйфатка ия: аларда күп тапкырлар кабатланучы юллар бар. Шул юлларны катнашучылар хор белән әйтте. Укучыларның күбесе шагыйрәнең шигырьләрен алдан ятлап, сыйныфташлары алдында матур итеп сөйләп күрсәтте. Балаларга авторның үз шигырьләрен уку мизгелләренең видеоязмасы да тәкъдим ителде.

Чара бик күңелле узды һәм белем-күнекмәләргә бай булды: балалар җырлар башкарды, шигырь укыды, бик күп танып белү мәгълүматы алды.