Городская библиотека - филиал № 13

Моңым белән бәхетлемен

25.01.2018 года библиотека – филиал №13 МБУ  «ЦБС» совместно с СОШ№ 22 провела музыкально – поэтический вечер с  кандидатом филологических наук, автором многочисленных учебных пособий, лауреатом литературной премии им.Сажиды Сулеймановой, поэтессой Разины Мухияр «Моңым белән бәхетлемен». Полный актовый зал собрал вечер известной своими поэтическими сборниками Р.Мухияр. Состоялось творческое общение между участниками и поэтессой: юные сочинители рассказывали свои стихи, а поэтесса рассказала о своем творческом пути, поделилась опытом создания стиха и т.д. Мероприятие сопровождали стихи поэтесссы в чтении учащихся школы, песни на слова Р.Мухияр в исполнении автора – исполнителя Зульфии Жихан, ведь на ее стихи написано очень много песен, которые исполняют известные татарские певцы. 

Шәһәрнең 22нче мәктәбендә  шагыйрә,тел галиме, педагог, филология фәннәре кандидаты, дәреслекләр, уку кулланмалары авторы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия иясе Рәзинә Мөхияр иҗатына багышланган  “Моңым белән бәхетлемен”  дигән әдәби кичә үтте. Кичәне эчтәлекле итеп берничә китап авторы, мәктәп китапханәчесе, шәһәрдәшебез Фәйрүзә Хәйдарова белән шәһәрнең 13нче китапханәсе оештырды.  Залны тутырып утырган укучыларга шагыйрәнең әйтер сүе бар иде шул: шигырьләрен укып, сорауларга җавап биреп, чын күңелдән иҗаты белән уртаклашты. Шагыйрә әзерләгән кызыклы сорауларга кичәдә катнашучылар рәхәтләнеп җавап бирделәр, Р.Мөхиярнең шигырьләрен сөйләделәр. Очрашу Р.Мөхиярнең шигырьләренә язылган җырлар белән үрелеп барды. Автор – башкаручы Зөлфия Җиһан башкаруында алар һәркемнең күңел тәрәзәсенә чиертеп, моң дәрьясында тибрәлдерде. Укучылар күңелендә шигырь китаплары  аша сәнгатьнең бер төре булган шигриятькә карата кызыксыну уянмый калмагандыр. Күңелләргә шигъри моңнар үтеп керерлек, матур  кичәләр шулай ешрак булсын иде, үсеп килүче яшьләребез туган як моңнарын күңелләренә салсын иде...