Городская библиотека - филиал № 12

«Дөнья гизик, илләр күрик» дигән әдәби сәяхәт (6+)

11 май көнне 12 нче китапханә хезмәткәрләре кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Дөнья гизик, илләр күрик» дигән әдәби сәяхәт үткәрде. Балалар электрон презентация аша төрле илләрнең  кайда урнашуы, аларның үзенчәлекләре, милли традицияләре, мәдәнияте белән танышты. Барлык милләт кешесенең дә үз туган теле бар. Татар теле — иң бай hәм иң борынгы төрки телләрнең берсе. Берләшкән Милләтләр Оешмасының карары нигезендә, җир шарындагы 6500 телнең 14е халыкара тел дип игълан ителгән. Бу телләр арасында татар теле дә бар. Татарча белгән кеше 30 лап телдә сөйләшүчеләр белән иркен аралаша ала. Мисал итеп, Габдулла Тукайның 15 телгә тәрҗемә ителгән «Шүрәле» әкиятеннән башкорт, үзбәк телләре тәрҗемәсендә өзекләр укылды. Әлеге чарада балалар төрки телләрдә сөйләшүче халыклар яшәгән илләрдә булганда, татар телен белүнең әһәмиятле икәнен аңладылар.