Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

«Без Тукай оныклары!»

Лениногорск шәһәренең Г. Тукай исемен горур йөрткән китапханәсендә бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган чаралар уздырыла. Китапханәнең милли әдәбият бүлеге хезмәткәрләре шәһәребезнең №4, 20, 22, 25 балалар бакчаларында, 11 гимназиядә һәм шулай ук 12 лицей укучылары өчен «Без Тукай оныклары!» дип исемләнгән театраль тамаша уздырдылар.. Чара барышында балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, әкиятләрен, шигырьләрен укыдылар. Г.Тукай әкиятләреннән килгән Шүрәле, Су анасы, Сарык һәм Кәҗә белән бергә әкият дөньясына сәяхәт иттеләр, “Тукай эзләре буйлап” викторинасында катнаштылар. Балалар шагыйрьнең рус һәм татар телләрендә шигырьләрен сөйләделәр, “Тукай-халкыбыз горурлыгы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.