Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

Миләүшә Идиятова белән очрашу

15 март көнне, Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлегендә, “Якташлар туры эфирда” циклы кысаларында, туган ягыбызның моңлы сандугачы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ш. Бикчурин исемендәге премия лауреаты, җырчы, шагыйрә, композитор Миләүшә Идиятова белән җанлы очрашу узды. Әлеге чарага җыр, моң, шигърият белән кызыксынган якташларыбыз җыелды. Очрашу туры эфирда да барганлыгын искәртү урынлыдыр. Әңгәмә барышында очрашуыбызның кунагы сәнгать, әдәбият, сөючеләрне тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, күпсанлы сорауларга бик теләп җавап бирде. Милләттәшләребезне яңа җырлары, шигырьләре белән сөендерде.
Төбәгебезнең танылган шәхесе Миләүшә Идиятова белән очрашу күңелләрдә озак сакланачак. Очрашуга килгәне өчен М. Исхаковнага барлык Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре исеменнән зур рәхмәтләребезне белдерәбез! Иҗат чишмәсе һәрвакыт ургылып аксын, киләчәктә дә зур уңышларга ирешергә насыйп булсын дигән теләктә калабыз!