Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

“Туган якның сайрар сандугачы”

17 февральдә Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлегендә  танылган шагыйрь, музыкант, композитор, педагог, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, Р.Төхфәтуллин,  С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы,  заманында 25 ел Шамил Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсенең алыштыргысыз җитәкчесе Вәлиуллин Разим Нәгыйм улының тууына 80 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе узды.
Әлеге әдәби-музыкаль чарага Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе әгъзалары, Разим аганың хезмәттәшләре, дуслары, шәкертләре җыелды. Сагынулар белән тулы әдәби - музыкаль кичәдә Р. Вәлиуллинның шигырьләре, аның тарафыннан язылган җырлар, күңел түрендәге истәлекләр яңгырады. 
Разим Вәлиуллин Лениногорск җирлегендә моң булып хәтерләргә уелган шәхес. Ул бүгенге көндә арабызда булмаса да, аның шигырьләре, кабатланмас җырлары, туган телне сөйгәнлеге халкыбызның күңел түрендә сакланачак!