Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

Танылган шагыйрә, язучы Миңзифа Әхмәтшина белән очрашу

      14 апрельдә Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Әлмәт шәһәреннән килгән танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Р. Төхфәтуллин, С. Сөләйманова, К. Тимбикова исемендәге премияләр лауреаты,  Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге администраторы, Әлмәт Язучылар оешмасы каршында эшләүче С.Сөләйманова исемендәге «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Миңзифа Әхмәтшина белән әдәби очрашу узды.

Язучы мәгънәле шигырьләре, моңлы җырлары белән барысын да таң калдырды. Иҗат тормышыннан кызыклы вакыйгалар турында сөйләде, сорауларга үтемле җаваплар бирде.

      Очрашу онлайн һәм офлайн форматта үтте. Чарада шагыйрәне яхшы белгән, аның иҗаты белән кызыксынган, шәһәребезнең Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” әдәбият-иҗат берләшмәсеннән килгән каләмдәшләре дә катнашты.

     Шулай ук Лениногорск районының Зәй-Каратай авылында туып, бүгенгесе көндә Әлмәт шәһәрендә гомер итүче шагыйрә Гөлсинә Мөхәммәдиева тормышчан шигырьләре белән куандырды. 

     Көтеп алынган очрашу әдәбият, шигърият сөючеләр күңелендә якты мизгелләр булып истә калыр!