Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

Таһир Шәмсуаров белән туры эфир

6 апрельдә Лениногорск шәһәренең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә “Якташлар туры эфирда” циклы кысаларында, танылган шагыйрь, публицист, Ш.Бикчурин, С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” әдәбият - иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров белән туры эфир оештырылды.


Т.Шәмсуров иҗатында камиллеккә омтыла, үз моңын, үз сүзен, үз гамен якташларына җиткерә. Шигырьләренә гадилек, ихласлык, самимилек хас. Шагыйрь туган ягын, туган нигезен җаны-тәне белән ярата, шул хисләре бөреләнеп җырга, шигырьгә әверелә. Эфир барышында Таһир Шәмсуаров яңа иҗат иткән шигырьләре белән таныштырды, туры эфирда тыңлаучылар тарафыннан бирелгән күпсанлы сорауларга җаваплар бирде. Аның җырлавы исә күңелнең иң тирән кылларын тибрәндерде. Әлеге очрашу әдәбият сөючеләрдә күтәренке, язгы кәеф тудыргандыр дип ышанып калабыз.