Тимяшевская сельская библиотека - филиал № 39

Әдәби - музыкаль кичә "Тагын килдек Тукайга"

          24 апрельдә Тимәш авылы китапханәсе-филиал №39  “Тагын килдек Тукайга” исемле әдәби-музыкаль кичә уздырды.  Бу чара “Ласточка” балалар бакчасында узды.

  Тәрбиячеләрнен соравы буенча, китапханәче  Тукайнын балачагы турында презентация курсәтте, аннары төрле сораулар биреп баларнын белемен тикшерде. Кичә барышында, бакчада тәрбияләнуче балалар Тукайның “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән кубәләк” исемле  шигырьләренә  театраль тамаша курсәттеләр,  җырларын җырладылар. “Тубэтэй” һәм “Түгәрәк күл”   дип аталган татар халык уеннарын уйнадылар.